Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Үзәк урам «үги» хәлендә

Шушы көннәрдә редакциябезгә шәһәрдә яшәүче Гөлсинә Мәхмүтова мөрәҗәгать итте.

Ул калабызның йөзек кашы булган Ленин урамының бүгенге торышыннан зарлана.

- Ленин урамының Белоглазов урамыннан алып «Панорама»га кадәрге өлешен гел «үги» итеп күрәм. Аны урамның үзәк өлеше белән һич чагыштырырлык түгел. Велосипедчылар сукмагы, тротуар да яхшы гына анысы, әмма каралмаган җирләре бик күп. Җәяүлеләр юлының буеннан-буена ник бер чүп савыты, эскәмия булсын. Җитмәсә бөтен җирне чаган баскан. Ул да яшеллек бит инде дисәләр, һич югында ку-акларның өстен тигез итеп кисеп чыксыннар иде. Тиздән Нефтьчеләр көне җитә. Чик-ләүләр булмаса, Нефтьчеләр мәйданында бәйрәм чаралары оештырылыр, шәһәребезгә кунаклар килер. Ә «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы фонтан җәй буена эшләмәде. Минем уемча, мондый җи-тешсезлекләр нефтьчеләр каласы дип даны таралган Әлмәтебезне бер дә бизәми. Урамның бу өлешен дә матур итеп төзекләндерсеннәр иде дигән теләктә калам, - диде ул.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән без шәһәр юллар идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Төзек-ләндерү бүлеге начальнигы Людмила Никитенкова бу уңайдан түбәндәге җавабын бирде.

- Әйе, чыннан да, агачлар үсеп киткән. Без сезонга ике тапкыр аларга формалы эшкәртү уз-дырабыз. Муниципаль контрактта каралган чараларга нигезләнеп эшлибез. Икенче тапкыры нәкъ менә шул Нефтьчеләр көненә туры китереп башкарылачак. Әлегә Заслонов урамын тәртипкә китерәбез. Күптән түгел булып узган давыл да зур мәшәкатьләр тудырды, ауган агач-ботакларны чистарту белән мәшгуль булдык. Шушы көннәрдә үләннәрне кисеп, җыештырып чыктык. Әлмәтлеләр борчылмасын, тиздән урамнар, шул исәптән Ленин урамы да төзекләндереләчәк, агач-куаклар формалаштырып киселәчәк.

Фонтанның нигә эшләмәве дә ачыкланды. «Светсервис» МУП җитәкчелеге аның май аенда эшләүдән туктавын хәбәр итте. Сәбәбе - кемнәрнеңдер насослар арасындагы кабельне кисүендә.

Мондый җавап әлмәтлеләрне канәгатьләндерми, әлбәттә. Нефтьчеләр мәйданын бизәп торучы фон-танның кайчан эшли башлаячагы билгесез.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса