Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт халкын нәрсә борчый?

Гражданнар мөрәҗәгатьләре халыкның ихтыяҗын һәм кәефен чагылдыра торган күрсәткеч булып тора.

Хәзерге вакытта зарланыр өчен төрле инстанцияләрдә зур чират торырга кирәк-ми. «Халык контроле» барлыкка килгәннән бирле халык җитешсезлекләр турында әлеге дәүләт сис-темасына кереп, үзенең канәгатьсезлеген белдерә.

Әлмәт халкы да тик ят-мый, системага юлланган гаризалар артканнан-арта бара. Мөрәҗәгатьләр арасында иң популяр темалар - төзекләндерү эшләре, торак-коммуналь хуҗалык һәм юллар.

Мәсәлән, бер әлмәтлене Шевченко урамындагы 166 һәм 154 нче йортлар ишегалларына кергәндә коляскалар өчен төшү юлы булмавы борчый.

Николай исемле ир-ат Радищев урамындагы 61 нче йорт почмагында урам исеме һәм йорт номеры язылган алтакта булмавыннан зарланып, аны ике яктан да урнаштыруларын сорый.

Маяковский урамындагы 76 нчы йортта яшәүчеләр ишегалдындагы комлыкны яңартуларын сорыйлар.

«Ул үлән белән капланган. Ком дигәне гел таштан гына тора. Комлык күбрәк песиләр улагына охшаган», - дип зарлана Екатерина ханым.

Йорт һәм фатир тәрәзәләренә якын урнашкан агачларны кисүләрен сораганнары да еш очрый. Совет урамы, 155 нче йортта яшәүчеләр шундый үтенеч белдергән. Сәбәбе - агачларның бик зур булып үсүе һәм ботакларның тәрәзәләргә бәреп торуы.

Гомумән, халык үзен борчыган мәсьәләләрне «Халык контроле» аша җаваплы җитәкчеләргә җиткерә тора. Нәтиҗәсе дә булмый калмас дип ышанабыз.

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса