Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Түбән Мактамадан ерак түгел Дала Зәе елгасы аша күпер ябылып, аның янәшәсендә вакытлысы төзелеп килә

Автомобильчеләр Азнакайга таба юлны әлегә урап узарга мәҗбүр.

Бу турыда без алдагы саннарыбызның берсендә язып чыккан идек инде. Вакытлы күпер 15 июньгә ачылырга тиеш иде. Әмма, проект 6 июньдә генә әзер булу сәбәпле, беренчел планнар тормышка ашырылмый калды. Эшләр бераз соңга калып башланып китте.

Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә турыдан-туры эфирларының берсендә халыкка җиткерде. Өстәвенә вакытлыча кечкенә генә күпер салу мөмкин булмавы да билгеле булды. Беренчедән, әлеге салыначак күпер ике ел дәвамында машиналар агымын кү-тәрә алырлык дәрәҗәдә ныклы һәм чыдам булырга тиеш икән. Шуңа күрә дә барлык техник шартларны кулланып, эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу бурычы куелды.

Күперне хәзер, эшләр җай гына барса, 20 июльгә, ә тоткарлыклар килеп чыга-нитә калса, 1 августка ачарга ниятләп торалар. Башкарма комитетта күпернең кайчан ачылачагын әйтмәделәр. Бу уңайдан бер мәзәк искә төшеп китте. Шулай бервакыт куян, төлке, аю һәм ташбака бергә җыелганнар да, учак ягып, ботка пешерергә булганнар. Сулары бар, ә ярмалары юк икән. Шобага салганнар - кибеткә барып, ярма алып кайту ташбакага чыккан. Әй көтәләр, ди, хайваннар ташбаканы, кайчан кайтыр микән, дип. Шулай ике сәгать вакыт үткән. Шуннан аю түзмәгән: «Әй, ник лә җибәрдек икән шул ташбаканы ярмага, ачтан үләбез хәзер. Куянны җибәрсәк, тизрәк булыр иде», - дип әйткән. Башкалар: «Әйе, шулай, шулай. Бигрәк әкрен инде ул ташбака, уйламаганбыз», - дия-дия аюга кушылганнар. Шунда болар утырган җирдән бер метрлап ераклыктан: «Ә-ә-ә, шулаймыни?! Ачуымны китерсәгез, бөтенләй бармам да әле!» - дигән тавыш килгән. Бу ташбака икән. Нәкъ менә шушы мә-зәктәгечә генә була күр-мәсен - вакыты сузылса да, быел күпере генә булсын, диясе килә.

Вакытлы күпернең бүгенге халәтен карап кайту нияте белән 6 июль көнне Түбән Мактамага юл тоттык. Сәгать көндезге уникенче яртыларда төшке аш вакытына тап булдык, шуңа күрә техниканың гөрләп-шаулап эшләгәне күренмәде. Әлмәт ягыннан килеп борылганда юл билгеләренең ачык булып күзгә күренмәве, борылышта «тупик» билгесе юклыгы да ачыкланды. Шулай да биредә саллы гына эшләр башкарылган: урман полосасы чүп-чардан арын-дырылган, туфрак салынып, юл күтәртелгән. Грейдерлар белән юлны тигезлиселәре калган калуын. Гомумән, вакытлы күпернең сурәте бар. Беренче карашка, өмет юк түгел - калганын вакыт үзе күрсәтер.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса