Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Счетчиклар «акыллы»мы?

Шәһәрнең шәхси секторында һәм авылларда электр энергиясе счетчикларын яңаларына алыштыру дәвам итә. «Акыллы» счетчиклар куюны «Челтәр компаниясе» башкара.

Бу уңайдан «Әлмәт таңнары» редакциясенә әлеге приборларның ни өчен урамга урнаштырылуын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Әле күптән түгел генә РТС микрорайонының Җиңү урамында яшәүче пенсионер Фирая апа «акыллы» счетчикларның элеккегесенә караганда сизелерлек күбрәк исәпләвеннән зарланды.

- Счетчиклар урамда хәзер. Кыш көне суыклар башлангач, аларга зыян килмәсме? Урамны яктырткан өчен дә без түләргә тиеш булабыздыр инде. Ни өчен шулай эшләргә кирәк иде икән? Һаман шул кешеләрдән акча җыю өчен эшләнелгән чарадырмы бу, шул турыда газетагызда халыкка аңлатма бирә алмассызмы икән? - дип гозерен җиткерде ул.

Фирая апаның соравы белән Әлмәт шәһәр-район электр челтәре (АГРЭС) начальнигы урынбасары Зөфәр Вафинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Искергән счетчикларны яңаларына алыштыру 2018 елның 27 декабрендә чыккан 522 санлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Шуңа күрә дә инде 2019 елдан башлап «Челтәр компаниясе» заманча интеллектуаль приборларны районыбыз торак пунктларында монтажлау эшенә кереште. Шуны да әйтеп узасы килә, заманча приборларны кую электр челтәре оешмасы һәм кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә җайга сала. Түләүләрне билгеләү аңлаешлы һәм үтәкүренмәле була. Моның өчен кулланучыга ай саен счетчик күрсәткечләрен хәбәр итәргә кирәкми. Ул автомат рәвештә район электр челтәренең төп офисына килә. Түләргә тиешле сумма квитанциясе почта аша абонентка җибәрелә. Сер түгел, иске счетчиклар кулланылган энергияне дөрес исәпләмиләр иде. Күп кенә абонентлар үз белдекләре белән законсыз рәвештә «экономияле счетчиклар» урнаштырып, өч-дүрт тапкыр кимрәк түләп килделәр. Шуңа күрә дә хәзер заманча интеллектуаль приборларны урнаштыргач, аларга тиешле рәвештә сизелерлек күбрәк түләргә туры килә инде. Күптән заманча счетчикка күчкән абонентлар исә электр энергиясенә түләүдә артык үзгәреш сизмәделәр. Аңлашылганча, «акыллы» счетчиклар электр челтәрләренә законсыз кушылуга юл куймаячак. Шуны да ассызыклап узам, яңа электр счетчиклары бик төгәл һәм дөрес исәпли, лаборатор тикшеренүләр аларда бернинди төзексезлек тапмады. Кышкы чорга да, гомумән, барлык ел фасылларына да чыдам алар. Счетчиклар буенча өстәмә сораулар килеп чыкканда әлмәтлеләргә 8 800 2000 878, 30-36-15, 30-35-60, 30-35-80, 30-36-49 телефоннарына шалтыратып белешмә алырга мөмкин.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса