Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеәр йортларында тараканнар һәм тычканнарның күбәеп китүеннән зарлана

Редакциябезгә теге яки бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Чыннан да, Әлмәтне кабат тараканнар баса башлаган. Димәк, кәрәзле телефоннар пәйда булу белән тараканнар юкка чыкты дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Җитмәсә, хәзер алар зур тизлектә үрчи һәм бик еш очрый да. Кем белә - бәлки көннәрнең артык эссе торуы, климат шартларының елдан-ел үзгәрә баруы да йогынты ясагандыр моңа.

Ленин урамы, 137 нче йортта яшәүчеләр тараканнарны агулауны сорап торак милекчеләре ширкәтенә һәм санэпидемстанциягә дә мөрәҗәгать иткән бул-ганнар. Хәбәр итүләренчә, тараканнар ишегалдындагы люкларны сырып, шунда үрчеп яталар. Бик эреләр, кызыллары да, каралары да бар.

- Алла сакласын, үрчеп, йорт, фатирларны басып китәргә дә күп сорамаслар, - диде йортта яшәүче пенсионер ханым.

Ленин урамындагы 137 нче һәм 139 нчы йортлар ишегалдындагы тараканнар турында «Халык контроле»нә дә язды әлмәтлеләр. Вакытны бераз сузсалар да, «Дружба» торак милекчеләре ширкәте 1 июнь көнне дезинсекция эшләрен башкаруы турында җиткерде.

- Әйе, чыннан да, әлеге йортлар ишегалдында тараканнар күбәеп китүе турында заявка кабул итеп алынды. Бу уңайдан без килешү буенча «Профилактика» җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Хезмәткәрләр килеп, канализация люклары тирәсен, 137 нче йорт подвалларын, чорма һәм подъездларны тараканнардан һәм берочтан тычканнардан да эшкәртеп киттеләр. Фатирлар өчен инде хуҗа-лар үзләре җаваплы. Шулай да торак йортларда яшәүчеләргә шуны кисәтеп әйтер идек: зинһар, шул люк тирәләренә ипи һәм башка азык куймасыннар. Аңлашыла, эт-песиләрне кызганалар. Әмма моның тараканнар үрчер өчен менә дигән чыганак икәнлеген дә белеп торсыннар иде, - дип аңлатма бирде ширкәт хезмәткәрләре. 139 нчы йорт «Алсу» идарәче компаниясе карамагында икәнлеге ачыкланды. Бу турыда заявка бар, чара күреләчәк, диде компания хезмәткәрләре.

Тынычлык урамындагы 1 нче йортта яшәүче Ландыш Гайнетдинова фатирының тарттырылган түшәме эчендә тычкан йөрүеннән зарланды. Әлеге йорт шулай ук «Алсу» идарәче компаниясе карамагында. Шуңа күрә дә Ландыш ханымның гозерен аларга юлладык.

- Бу йорттан әлегә тычканнардан зарланучы юк иде. Әгәр дә шундый очрак булса, без заявкаларны кабул итеп алабыз һәм килешү нигезендә төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасына җибәрәбез. Алар тиз арада дератизация һәм дезинсекция эшләрен башкарып чыгалар. Ә болай безгә караган һәрбер йортта планлы рәвештә аена бер мәртәбә тычканнарга, бөҗәкләргә каршы чаралар күрелә. Тынычлык урамындагы 1 нче йортта яшәүчеләр гозерләрен 26-00-48, 404-262 телефоннары аша җиткерә ала. Безнең офис Төзүчеләр проспекты, 29 нчы йортта урнашкан, - дип аңлаттылар «Алсу» идарәче компаниясендә.

Ленин урамындагы 137 нче йортта яшәүчеләрнең берсе исә әңгәмә барышында тараканнардан бер дә курыкмавын әйтте. Хәтта заманында сыналган чарасы белән дә уртаклашты. Иң мөһиме - кешеләр өчен зыянсыз. 1 кашык бор кислотасын пешкән йомырка сарысы белән (бер сарыга 40-50 г кислота) бутыйсың да, кечкенә генә шарчыклар ясап куясың.

- Бу бик нәтиҗәле ысул. Ләкин ул фатирдагы тараканнар өчен генә. Урамдагыларга кагылмый - анда файдасы юктыр. Менә бүген килеп, йортыбыздагы тиешле урыннарны эшкәртеп киттеләр. «Дружба» ширкәтенә һәм әлеге чараны тырышып башкарып чыгучыларга йортта яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәм, - диде абзый.

Тараканнар белән көрәшеп, чарасызлыктан ин-теккән әлмәтлеләргә аның киңәше дә ярап куярга мөмкин. Ләкин шулай да иң беренче чиратта бөҗәкләр турында әлмәтлеләрнең коммуналь хезмәт күрсәтүче үз идарәче компанияләренә хәбәр итүе сорала.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса