Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Көтә-көтә көтек булдык

Транспорт проблемасы халыкны иң борчыган мәсьәлә булып кала бирә. Кышын, язын, инде хәзер җәен дә әлеге проблема әлмәтлеләр тарафыннан кабыргасы белән куела, ләкин әлегә аның нәтиҗәле чишелеше күренми.

Шәһәрдә пассажирлар өчен шактый эшләр башкарыла кебек: заманча түләү системасы, «Акыллы транспорт» программасы кертелде һәм башкалар.

Инде маршрутларны да оптимальләштереп карадылар, хәтта троллейбусларның «мөгезләрен» салдыртып та йөрттеләр. Тик эшләнгән эшнең асылы әлеге дә баягы транспорт кытлыгына килә дә төртелә. Иртәнге һәм кичке якта тукталышларда өелеп торган халык 30 ар минут, ә кайчагында хәтта берәр сәгать троллейбус килгәнен көтеп, зар-интизар булып бетә. Икенчеләре, көтә-көтә дә, аптырагач, кул селтәп, җәяү кайтып китә. Ярый әле Әлмәт зур кала түгел, туп-туры Ленин урамы буйлап җәяү китәсең дә, барасың да барасың. Җәй көне җәяү йөрү алай кыен түгел. Әмма иртәнге якта эшкә барганда халык ашыга – сәгать сигездә хезмәт урынына барып җитү өчен таңнан торып тукталышка юнәлә. Шулай итмәгәндә, соңга каласыңны көт тә тор. Утыз градуслы кызу көннәрдә троллейбус салонында мичкәгә тутырылган балык шикелле төялеп барган халыкның куәтеннән беркөнне хәтта «акыллы транспорт»ның запас тәрәзәсе түзмәде – асфальтка әйләнеп килеп төшеп, челпәрәмә килде. Алла саклап, зыян күрүче булмады.

– Ни өчен 4 һәм 6 нчы троллейбуслар йөрми башлады? Кайчандыр халыкның иң яраткан уңайлы маршруты булган, ә хәзер буп-буш килеш калабыз урамнарын иңләүче 5 нче автобусның «Панорама» боҗрасыннан урап китүен күреп, шаклар катабыз. «Могҗизалар кыры»ннан һәм «Радиоприбор»дан халык инде күптән җәяү йөри. Кайчан бетә инде бу хәл? – дип социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләрен җиткерә халык.

Сишәмбе көнне кичке якта, авария булу сәбәпле, троллейбусларның «Панорама» боҗрасы тукталышында өелешеп торуыннан да зарланды әлмәтлеләр. Эштән ничек һәм нәрсә белән кайтырга икән дип аптырап бетте алар. Әлеге уңайдан без Әлмәт транспорт идарәсе директоры Решат Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул, чыннан да, авария булу сәбәпле, троллейбусларның 20 минутка туктап торырга мәҗбүр булуларын әйтте.

– Бүгенге көндә троллейбусларның 60-80 проценты гына эшкә җәлеп ителә. Шуны да әйтер идем, «пик» сәгатьләрендә халыкның ни өчен бер троллейбуска кереп, шыгрым тулып баруларын аңламыйм. Югыйсә аның артыннан 7-8 минут аралык белән икенче троллейбус килә бит инде. Бу кешеләрдә культура җитеп бетми дигәнне аңлатадыр. Әлбәттә, бу минем шәхси күзлектән шулай. Башкаларның фикере бүтәндер. Алай да әлмәтлеләргә шуны әйтәсем килә, тиздән бар да тәртиптә булачак, без моның өстендә эшлибез, - дигән аңлатмасын да бирде.

Район җитәкчелеге исә троллейбуслар кытлыгын бишенче под- станциянең авария хәлендә булуы белән бәйле, дип аңлатты. Хәзер ул штат режимында эшли башлаган. Моннан тыш, район башлыгы хәбәр иткәнчә, линиягә тиешле нормага туры килгән сандагы троллейбуслар чыгарылган.

– Якын көннәрдә аерманы әлмәтлеләр үзләре дә тоячак. Троллейбуслар «пик» сәгатьләрендә халыкка тиешле хезмәт күрсәтәчәк, – дип ышандырды Тимур Нагуманов. Шулай булсын инде. Көтәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса