Ефәк күбәләге һөҗүм итә
Майның җылы килүе яшеллек дөньясына зыян салырга өлгерде – җимеш агачларын ефәк күбәләге (шелкопряд) басты.
Редакциябезгә бу уңайдан шалтыратулар күп булды. Социаль челтәрләрдә дә мондый фотолар шактый күбәеп китте. Барысы да ефәк күбәләгеннән зарландылар.
Алар безнең җирлектә элек тә бар иде, ди калабыз бакчачылары. Быел исә нык тыгыз урнашып, төркем-төркем булып куркыныч кыяфәттә торалар. Димәк, аларны вакытында күрмәгәннәр, ә кызудан алар рәхәтләнеп үрчегәннәр. Бу җирәнгеч корткычлардан бары тик агу гына коткарадыр. Агу да күпмедер күләмдә агачның үзенә дә зыян салырга мөмкин. Ләкин артык азып киткәндә, шунсыз булмый, ди экологлар. Ефәк күбәләге төнге тормыш белән яши икән, ә менә көн яктылыгында алар бер урынга тупланып, укмашып торалар. Кич җитсә, аларда «бирән чире» башлана. Корткычлар таралалар һәм агач яфракларын кимерә башлыйлар. Бер күбәләктән 300дән алып 1200гә кадәр личинка чыга!
- Ефәк күбәләкләре суыкны яратмый. Башка елларны майда утыз градус булганы юк иде бит. Ә быел көн дә аномаль кызу. Корткычлар шуңа да бик тиз үрчегәннәр. Шәһәр урамнарындагы агачларны махсус препарат – “Алатар” белән эшкәртүне дәвам итәбез. Экология департаменты белән берлектә эшлибез. Әле күптән түгел Тынычлык, Радищев урамнарындагы агачларны һәм шәһәр пляжындагы җимеш бакчасы үсентеләрен эшкәрттек. Чаралар дәвам итә, - дип аңлатты «ГУАД» пред-приятиесенең төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге начальнигы Людмила Никитенкова.
Экология департаментының баш белгече Альберт Петров искәрткәнчә, Әлмәттә мондый хәл күзәтелмәгән булган. Шәһәр урамнарындагы агачларга махсус эшкәртү үткәрелмәгән.
- Мондый аномаль күренеш 10 елга бер мәртәбә күзәтелергә мөмкин. Хәзер агачларны тикшереп торачакбыз. Бар да яхшы булачак, - дип ышандырды ул.
Шәһәрдә үз йорты белән торучы Фәния апа Исмагулованы җимеш агачларының шушы хәлгә төшүе бик борчый.
- Әлмәт урамнарын ел да бизәп утырган алма агачларын шушы дәрәҗәгә җиткереп, корт сырырга юл куйган службаларга мин бераз шелтә белдерер идем. Һава торышы гына сәбәп була алмый монда. Яшел үсентеләрнең ничек кышлаганын яфрак ярганда гына карарга кирәкмидер, бәлки. Күпме агач исән, күпмесе корыган – алар исәптә булырга тиеш. Скверлар өчен дә җаваплылар бар. Элеккеге район башлыгы Айрат Хәйруллинның, нефтьчеләрнең һәм әлмәтлеләрнең тырышлыгы белән булдырылган җимеш аллеяларындагы бу хикмәтне күргәч, җаным бик әрнеде. Агачларны эшкәртәләр, агулыйлар, дип ишеттем. Тик соң гына була күрмәсен. Препаратлар белән соңга калып эшкәрткәндә, корткычлар белән беррәттән файдалы бөҗәкләр дә үлә бит әле, шунысы аяныч. Күпме хезмәт, күпме истәлек юкка чыга, - диде ул. Фәния апаның күршесе, бакчачы Фәнис Ситдыйков корткыч личинкаларыннан котылу өчен агачларга иртә яздан ук суга нашатырь спирты кушып сибә икән. 10 литрга 2 аш кашыгы сипсәң, җитә, ди ул.
- Агачларны утырттык та – бетте, диючеләр ялгыша. Аларны карарга кирәк. Алма, шомырт, чия һәм башка җимеш агачларына аеруча игътибарлы булу сорала. Известь эремәсен куллану да бик яхшы. Ул мүк, гөмбә авырулары һәм лишайникларны да чистарта. Шуннан соң агачларның яралы өлешләрен тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгу һәм бакча сумаласы сөртү бик файдалы. Шәһәр службаларына әлеге ефәк күбәләге белән көрәшү менә дигән дәрес булгандыр, дип уйлыйм. Бәлки киләсе елда алар үсентеләргә карата ныграк кайгыртучанлык күрсәтерләр, - диде Фәнис ага. Без аның белән килешәбез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа