Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Кар белән көрәш дәвам итә

Быелгы кыш шактый мәшәкатьле булуы белән аерылып тора.

Гыйнвар аенда ишегалларындагы кар халыкка тынычлык бирмәсә, хәзер урамнардагы кар өемнәре өчен кешенең эче поша. Мәсәлән, Ленин урамы, 123 нче йорт янында хасил булган ике зур кар өеме хакында әлмәтлеләр: «Ишегалды территориясеннән машина белән чыкканда җәяүлеләрне күрмәскә мөмкин. Һәм алар чыршыларга да зыян сала», - дип борчыла.

Бу уңайдан без шәһәр автомобиль юллары идарәсенә мөрәҗәгать иттек. «Әлеге территорияне чистарту буенча безнең идарә эшләр башкармады. Күренеп тора, карны яшел зонага ишегалдын чистартканнан соң өйгәннәр», - дип җавап бирде гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Кирилл Сафонов.

Идарәгә карата чыннан да дәгъвалар юк. Шәһәр юллары гел чистартылып тора, микрорайоннарны да онытмыйлар. Идарә хезмәткәрләре төнен дә, көнен дә кар чистартуда. Шәһәр юллар идарәсе баш инженеры Рәфис Нуришанов әйтүенчә, 1 гыйнвардан алып шәһәрдән 65 мең кубометрга якын кар чыгарылган. Интенсив хәрәкәтле юлларга өстенлек бирелә. Тәүлегенә 60 берәмлек техника җәлеп ителә.

Мәсьәлә монда хәл ителмәгәч, без «Радуга» торак милекчеләре ширкәтенә чыктык. Тик монда да өемнәрне үзләренеке дип танымадылар.

Төгәл җавапны шәһәрнең экология департаменты бирде. Алар көн саен «Әлмәт шәһәре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре»н бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр, кар чүплекләрен булдырмау өстендә эшлиләр. «Яз көне, кар эрегәндә, реагентлар, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләр туфракка, су объектларына эләгергә мөмкин, моны булдырырга ярамый», - дип аңлатты де-партамент директоры Айнур Исхаков.

Көчле кар яву чорында идарәче компанияләргә карата кисәтү чаралары күрелә. Квартал эчендә кар өю очраклары ачыкланган очракта аларны билгеләнгән срокта бетерү таләбе белән хәбәрнамәләр бирелә (сроклар, һава шартларына карап, уртача алганда 3 көн).

Ленин урамындагы әлеге кар өемнәрен бетерү буенча «Радуга» ТСЖга шулай ук хәбәрнамә бирелде. Ул таләпне үтәмәде. Шуңа күрә ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча беркетмә төзелде, шулай ук 7 көн эчендә бетерү таләбе җиткерелде, дип ассызыкладылар экология департаментында.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса