Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Сорау-җавап

Газета укучының соравына «Газпром трансгаз Казан» җавап бирде.

Ландыш Гайнетдинова: Мин Иске Михайловка авыл җирлегенә караган Наратлы авылыннан. Авылның үзендә газ була торып, Болотная урамындагы 9 яңа йорт хәзерге вакытта газсыз. Барыбыз да гаризалар яздык, техусловиеләр алдык. 2021 елдан авылларны түләүсез газлаштыру буенча закон чыккан, дип тә ишеттек. Газ кертсеннәр өчен кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Шул турыда җавап язсагыз иде.

 

Әлеге сорау белән без «Әлмәтгаз» идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Анда хатыбызны баш предприятие – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖгә юлладылар. Газета укучыбызның соравына әлеге җәмгыять директорының производство буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы А.А. Тимергалиев имзалаган түбәндәге рәсми җавап алынды:

 

– Әлмәт районы Наратлы авылы Болотная урамындагы 9 торак йортны газлаштыру өчен түбән басымлы таратучы газүткәргеч төзергә кирәк. Татарстанда газлаштыруны финанслаучы бердәнбер чыганак булып ел да расланучы республиканы газлаштыру буенча чаралар планы тора. Планны формалаштыру ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 августындагы 693 санлы «Татарстан Республикасын газлаштыру буенча чаралар планын формалаштыру тәртибен раслау турында»гы карары белән регламентлаштырылган. Әлеге тәртип нигезендә газ инфраструктурасының яңа төзелеш объектларын газга тоташтыру муниципаль берәмлекләрнең заявкалары нигезендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан карала. Заявкалар ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән килешенгән булырга тиеш. Шул рәвешле, Наратлының Болотная урамында газ тарату челтәрен төзү буенча чаралар турындагы тәкъдимнәр ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юлланырга тиеш.

Шунысын да хәбәр итәбез, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1314 санлы карары белән расланган капиталь төзелеш объектларын газ тарату челтәрләренә тоташтыру кагыйдәләре нигезендә торак йортларны газ тарату челтәренә тоташтыруны килешү нигезендә тормышка ашырырга була. Аның буенча башкаручы («Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ) гариза бирүченең җир участогы чигенә кадәр газ тарату челтәрен төзү буенча эшләр башкара һәм объектны тоташтыра. Тоташтырган өчен түләү күләме ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 5 ноябрендәге 147-103/тп-2020 һәм 148-104/тп-2020 карарлары нигезендә билгеләнәчәк.

Килешү төзү өчен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ адресына РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 15 июнендәге 713 санлы карары низезендә расланган типовой форма буенча тоташтыру турында заявка юлларга кирәк булачак. Заявкада Кагыйдәләрдә каралган мәгълүматлар күрсәтелүе һәм документлар теркәлүе з

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса