Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнир

17 март көнне Кәләй авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллинның якты истәлегенә багышлап милли көрәш буенча VII яшүсмерләр турниры булып узды.

Н.Токарликов исемендәге совхозның танылган җитәкчесе Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә үткәрелүче традицион турнирга аның туганнары, дуслары, авылдашлары, шулай ук муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре җыелды. Ярышларны ачар алдыннан кунаклар Зөфәр Газизович хөрмәтенә куелган мемориал тактага чәчәкләр салды.

Милли көрәш буенча ярышларны тантаналы ачуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, Зөфәр Шәйдуллинның улы, Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин һәм Әлмәттә татар-башкорт көрәше мәктәбенә нигез салган И.Димиев катнашты. Үз чыгышында М.Салихов әлеге турнирның республика спортчылары арасында ел саен популярлык яулый баруын ассызыклады. Быел ярышларда Әлмәт районы авылларыннан, республика шәһәр һәм районнарыннан (Нурлат, Зәй, Азнакай, Мөслим, Саба, Сарман, Актаныш, Баулы, Тукай) һәм Оренбургтан килгән 21 команда, 178 кеше катнашты. Ярышлар 9 авырлык категориясе буенча үтте.

Мәҗит Салихов милли көрәшнең киләчәге яшь спортчыларда икәнлеген билгеләде һәм алга таба Әлмәт районының әлеге спорт төрендә лидерлык позицияләрен ныгытачагына ышанычын белдерде.

Л.Сибгатуллина,

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250