Юеш кар явуы ихтимал
23 март көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр күзәтелми. Көндез юеш кар явуы ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көчәйгәндә 15 секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава торышының минималь температурасы -6..-11 градус булса, көндез температура -3..+2 градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа