Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Яшь самбочылар сынатмады

Әлмәт спортның самбо төре буенча Кама аръягы үзәгенә әверелә бара. Һәрхәлдә, биредә оештырылган күләмле республика бәйгесе моны ачык раслый. Ул каланың 4 нче урта мәктәбе базасында узды.

Казан, Чаллы, Кукмара, Балтач, Урыссу, Нурлат… Бил алышу өчен келәмгә чыккан шәһәр һәм муниципаль районнар командаларын санап китү генә дә бик күп вакытны алыр иде. 130 лап егет һәм кыз 14 кала һәм бистәләр данын яклап көч сынаштылар.
Ярышларга спорт дөньясында шактый танылулы егетләр һәм кызлар җыйналды. Әйтик, 78 килограммлы авырлыкта көч сынашкан Айнур Гыйләҗевнең ике тапкыр бу турнирны отканы бар.
Айнур Гыйләҗев, яшь көрәшче, Әлмәт:
"Самбо белән мин кече сыйныфларда укыганда ук шөгыльләнә башладым. Спорт миңа түземлелек, ихтыяр көче, ныклы характер тәрбияләргә, ышанычлы дуслар табарга ярдәм итә".
Ислам Миннебаев, яшь көрәшче, Әлмәт:
"Мондый ярышлар оештыру шәһәребездә самбоны тагын да киңрәк җәелдерү мөмкинлеге бирә. Бәйге көчеңне республикабыз күләмендә сынап карау, башка төбәкләрдә спорт үсешен күрү, яңа алымнарга өйрәнү ягыннан әһәмиятле".
Турнир инде бишенче тапкыр уза. Быел да аларның төп оештыручысы һәм призлар куючы ПМК-23 ябык акционерлык җәмгыяте булды. Шунысын да әйтергә кирәк, каладагы самбо федерациясе дә бүгенге көндә нәкъ менә әлеге коллектив базасында эшли. Бүгеннән аны предприятиенең генераль директоры Ринат Насыйбуллин җитәкли.
Ринат Әдһәм улы сүзләренә караганда, Әлмәт самбочылары Федерация йөзендә осталыкларын үстерү максатыннан төп ярдәмче оешманы күрергә тиешләр. Хәзер спортның бу төрен 150 гә якын яшьләр үз итте.
Киләчәктә спорт залларында шөгыльләнү өчен матди базаны ныгыту, тагын берничә статуслы традицион ярышлар үткәрә башлау күздә тотыла.
…Инде сүз барган көч сынашуларга килгәндә, күпчелек призлы урыннарны бу юлы Әлмәт, Казан шәһәрләре һәм Шәмәрдән бистәсе командалары яулады.
Ф.ГАЙСИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250