Якташыбыз Ирек Шәяхмәтов билбау көрәштә дөнья кубогына ия булды
Ирек быел "Россиянең спорт мастеры" исеменә лаек булган иде инде. Менә яңадан җиңү - ул 100 килограммга кадәрге авырлыкта дөнья кубогы чемпионы исемен алып, иң көчле көрәшчеләрнең Әлмәттә яшәвен тагын бер кат раслады.
Дөнья кубогына ярышлар Кырымда узды. Анда билбау көрәш буенча Татарстаннан 5 спортчы катнашкан. Якташларыбыз өч I, бер II, бер III урын яуладылар. Ирек Шәяхмәтов әлеге ярышларга тренеры Рим Синякәев белән озаклап һәм җитди әзерләнгән. Хәзер Ирек дөнья чемпионатына әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа