Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Яңа төр транспорт

Чаллыда эшмәкәрләр яңа төр транспорт чарасы җитештерә башлаган. Бу - велосипедның кышкы варианты.

Аны ясау өчен гадәти велосипедның алгы тәгәрмәчен махсус чаңгыга алмаштырганнар, ә арткы өлешенә Канададан кайтарылган чылбырлы конструкция беркеткәннәр. Проектның авторы Андрей Иващенко: "Чаллы - спорт шәһәре, шуңа күрә бу төр транспорт биредә популяр булыр", - дип саный. Алга таба ул әлеге бизнесын Казан, Әлмәт шәһәрләрендә дә җәелдерергә ниятли. Кышкы велосипедның бәясе - 25 мең сум. Быел аны автошәһәрдә прокатка алып торырга мөмкин булачак. Прокат бәясе әлегә билгеле түгел.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250