Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Владислав Россия җыелма командасына кертелде

19 ыннан 21 сентябрьгә кадәр Бор шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия үсмерләр турниры булып үтте.

Ул Россиянең җыелма командасына сайлап алу да булып торды. Турнирда 200 ләп спортчы катнашты. Әлмәтлеләр биредә дә сынатмады - СДЮСШОРдан Владислав Мамбетов 50 килограммлы үлчәү категориясендә I урын алды. Ул илнең җыелма составында октябрь аенда А.Карелин призына Халыкара турнирга барачак. Икенче бер якташыбыз Рамазан Гаджиев 53 кг үлчәүдә бишенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса