Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда пассажирлар, теплоход батудан куркып, полициягә мөрәҗәгать иткән

"Москва-186" теплоходы" Казан елга портында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

11 август көнне Свияжск - Казан рейсы буенча баручы суднода бар урыннар да, шул исәптән "басып бара торган"нары да, алынып беткән булган. Ләкин капитан беренче тукталышта ук тагын 20гә якын кешене утырткан, икенче тукталышта да якынча 20 кеше өстәлгән. "Пассажирларның тиештән артыграк булуы беренче карашка ук сизелеп торды. Кешеләр хәтта идәндә утыра иде", - дигән бу хакта пассажирларның берсе.
Теплоходта баручылар капитанга бүтән кеше утырмауны сорап кат-кат мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә суднода низаг килеп чыккан. Шунда пассажирларның берсе бу хакта телефон аша полициягә хәбәр иткән.
Казанның елга портында теплоходны полициянең оператив хезмәткәрләре каршы алган. Суднода ул вакытта 328 кеше булуы ачыкланган. Хәзер әлеге хәл буенча тикшерү үткәрелә.Теплоход батудан куркып, Казанда пассажирлар полициягә мөрәҗәгать иткә

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса