Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Түбән Абдул авылының Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә узган ярышларда 60 үсмер катнашты

Биш дистәдән артык спорт төре үсеш алган Әлмәттә соңгы елларда бигрәк тә милли көрәшкә игътибар һәм шуның нәтиҗәсе буларак шәһәр һәм авылларда көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны артты.

Бүген алар сафында өч йөздән артык кеше исәпләнә. Шуларның иң яшьләрен Елховой авылы кабул итте. Түбән Абдул авылының Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышлап уздырылган татарча көрәш ярышларында 9 яшьтән 16 гача 60 үсмер катнашты.
Елховойда милли көрәш буенча спорт секциясе бер ел ярым элек оешты. Милли көрәш федерациясе ярдәме белән алынган келәмдә даими күнегүләр алып барыла. Атна саен Әлмәт Сабантуеның абсолют батыры Ильяс Галимов килеп осталар күнекмәләрен өйрәтеп китә.
"Әлмәт батырлары белән горурлана ала - алар республика, Россия күләмендә генә түгел, халыкара бәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яулый", - дип билгеләп үтте турнирны ачу тантанасында район башлыгы Мәҗит Салихов. Аның сүзләренчә, көрәшчеләр хәзинәсенә өстәлгән чираттагы җиңү сәбәпчесе - Руслан Нургалиев. "Милли көрәш буенча Россия чемпионы исемен ул Казанда илебезнең утыз алты төбәгеннән ике йөз кырык биш көрәшче катнашкан чемпионатта яулады. Көрәшчеләребезнең иң мөһим җиңүе - Татарстан Республикасының 2012 елгы нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасының милли "Көрәш"тә беренче урын алуы", - дип искәртте спортның милли көрәш төре- нә хәерхаһлы җитәкче.
Ләйләгөл Минаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250