Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда Евгений Плющенконың хушлашу гастрольләре кичектерелә

Яр Чаллыда 4 мартта булырга тиешле Шоу чемпионов и друзей спектакльләре узмаячак.

Тамашачылар билетларны кире кайтара башлаган инде. Башкалада әлеге тамаша 16 апрельгә билгеләнгән булган.
Гастрольләр вакытын кичектерүне күпләр Олимпиадада фигурачының ярышлардан баш тартуы белән бәйли. Плющенко сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә соңгы чиктә генә үз кандидатурасын алды. Регламентка ярашлы рәвештә Россия аның урынына башка спортчыны тәкъдим итә алмады. Шулай итеп, Олимпиадада беренче тапкыр ир-егетләр арасындагы фигуралы шууда безнең ил медальсез калды.
Шулай да Плющенко гастрольләрнең булачагын хәбәр иткән иде. Хәзер исә аның тормыш иптәше Яна Рудковская фигурачының сәламәтлеге начар булу сәбәпле турның көзгә күчерелүен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250