Татарстан Кубогы кабат Әлмәттә
Яңа Чишмәдә узган кикбоксинг буенча Татарстан беренчелегендә республиканың 12 шәһәреннән 16 команда катнашты.
Иң көчле спортчы исеме өчен 200 кеше көч сынашты. Әлмәт данын әлеге бәйгедә "Алга" һәм "Мужество" спорт клублары вәкилләре яклады.
Җиңү өчен кискен көрәштә 124 очко җыеп, Әлмәт командасы 1 нче урынга чыкты. Икенче урында Чаллы, өченчедә Алабуга спортчылары. Сүз уңаенда, Әлмәт җыелма командасы инде ике ел рәттән Татарстан Кубогын кулдан ычкындырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа