Татарстан чаңгычысы Олимпиадада скиатлонда 17 нче булды
Алтын медальне Норвегия спортчысы Марит Бьорген яулап, 4 тапкыр Олимпия чемпионы исеменә лаек булды.
Татарстан чаңгычысы Наталья Жукова Сочида 15 км арага узышуда 17 нче булып килде. Россиялеләр арасында иң яхшы күрсәткеч - Юлия Чекалеваныкы - 15 нче урын. Ольга Кузюкова 24, Ирина Хазова 28 нче урын алды.
Көмеш медальгә Швеция спортчысы Шарлотт Калла, бронзага Норвегиядән Хейди Венг ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа