Татар кызы 2018 елгы Олимпиадага әзерләнә
Мәгълүм булганча, Торонтода хоккей буенча яшьләр дөнья чемпионатында Россия җыелмасы кызлары 3 урынга чыкты.
Бронза өчен көрәштә хәлиткеч алканы чехлар капкасына татар кызы Фәнүзә Кадыйрова (Кукмара районы Сәрдекбаш авылы) кертте. Призер якташыбызның әтисе сүзләренчә, 5 яшендә тимераякта ышанычлы басып торган хоккейчы кызның нияте 2018 елгы Олимпиадага эләгү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа