Татар егете Радик Сәлахов Россия чемпионы!
Зәй районы Сабантуенда абсолют батыр булып калган Радик Сәлахов Россия чемпионы исемен яулады.
Йошкар-Олада узган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясап, ул ярыш йомгаклары буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды. Милләттәшебез Радикны ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа