Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларында әлмәтлеләр беренче

Казанның "Ак барс" сараенда авыл хуҗалыгы министрлыгы призына татар-башкорт көрәше буенча ХVIII республика шәхси-команда ярышлары узды.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйгедә 56 команда катнашты. Бил алышучыларның саны 350 кеше иде. Әлеге ярышларда Әлмәт көрәшчеләре дә катнашты. Моңарчы төбәгебез данын лаеклы яклаган спортчылар бу юлы да сынатмады. Кызу көрәштә безнекеләр Теләче һәм Биектау командаларын отып беренче гомумкоманда урынын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250