Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

“СССР хоккее легендалары” һәм “Татнефть” ААҖ командалары арасында дусларча матч булып узды

12 сентябрьдә "Юбилейный" спорт сараенда "СССР хоккее легендалары" һәм "Татнефть" ААҖ командалары арасында дусларча матч булып узды.

Кунаклар составында бозга легендар хоккейчылар - Олимпия уеннары, Европа, дөнья чемпионнары чыкса, "Татнефть"тән эшче хоккей лигасы уенчылары чыгыш ясады. СССР хоккейчылары арасында безнең якташыбыз, Зәйдән Евгений Давыдов та бар иде.

Хоккейчыларны район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" компаниясе профокм рәисе Гомәр Яруллин, "Нефтяник" ХК генераль директоры Җәмил Насретдинов сәламләде. "СССР хоккее легендалары" клубы исеменнән Мәҗит Салиховка, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Магановка, ТР Хоккей федерациясе Президенты Шәфәгать Тәхаветдиновка легендар хоккейчыларның автографлары куелган исемле футболкалар бүләк ителде.

Хоккейчы Борис Михайлов шәһәрдә хоккей өчен барлык шартлар тудырылуына соклануын белдерде һәм район җитәкчелегенә, "Татнефть"кә рәхмәтен җиткерде.

Уен танылган команда җиңүе белән тәмамланды - 8:4. Игорь Мишуков һәм Роман Ильин безнекеләр капкасына икешәр алка ыргытты, Виктор Шалимов, Александр Голиков, Борис Миронов, Сергей Шепелев та алардан калышмады. Хуҗалар командасында Тимур Яхин, Роберт Каюмов, Константин Косолов һәм Дмитрий Ярыжкога тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса