Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Спорт бәйрәме гөрләде

12 август, Лондонда җәйге олимпиада тантаналы ябылган көнне, безнең шәһәр стадионында да зур спорт бәйрәме узды. Яше дә, зурысы да бердәм булып физкультурачылар көненә җыелды.

Чараларны оештыручылар стадионга керүчеләрне капка янында ук "сынап" кертте. Ул баскетбол тубын ыргытудан гыйбарәт иде. Божрага эләгүчеләргә бүләк - "Бәхет артыннан йөгерү" акциясендә катнашуга юллама бирелде, ә сынауны уза алмаучыларга физик күнегүләр ясарга туры килде. Акция исә дистанцияне йөгереп чыгу, финишта купонга ия булу, соңрак бүләкләр уйнатуда катнашуны үз эченә алган иде. Иң зур бүләк һәркемне кызыктырды - велосипедлы булу бүген күпләрнең хыялы. Җилдән җитез булып төзекләндерелгән шарлавыклы буалар буйлап велосипедта хәрәкәт итү быел әлмәтлеләр арасында модага әверелде. Бу көнне якынча 1500 ләп шәһәрдәшебез үзенең бәхетен сынап карады, алар арасында 20 бүләк уйнатылды. Велосипедка 21 нче мәктәп укучысы Диана Манюрова ия булды. Җиңү һәркемгә дә елмаймый, әмма беркем дә моңа кәефсезләнмәде. Күңелле ярышларда катнашып барысы да рәхәтләнеп ял итте, кечкенә бүләкләр отты.

Физкультурачылар көне кысаларында чаралар 7 августта ук башланган иде. Хоккей буенча турнирда Самара, Нефтекамск, Тольятти, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт командалары көч сынашты. 6 көн дәвам иткән ярышлардан соң шәһәребезнең "Спутник" командасы 3 нче урынны яулады.

8 августта ак халатлылар спорт белән дус булуларын исбат итте. 5 дәвалау-профилактика учреждениесеннән иң-иңнәр "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә катнашты. Шахмат, ат спорты, стритбол сөючеләр арасында да бәйрәм көннәрендә көчлеләр, зирәкләр ачыкланды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылган күңелле стартлар, мөгаен, иң матуры булгандыр. 63 нәни анда җитезлекләрен күрсәтте. 65 нче балалар бакчасы командасы барысын да узды һәм беренче урынга лаек булды. 18 нче һәм 44 нче учреждениеләрдән килгән яшь спортчылар икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Оешмаларда эшләүчеләр дә чаралардан читтә калмады. Алар өстәл теннисы, бильярд буенча ярышты.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250