Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Сочида узачак Олимпия уеннарында Татарстаннан 10 спортчы катнаша

Һәркемнең үз яраткан спорт төре була.

Сер түгел, бүген игътибарны иң җәлеп иткәннәр арасында биатлон һәм чаңгы ярышлары, хоккей һәм фигуралы шуу телгә алына. Һәрхәлдә, Россиядәге спорт сөючеләр шундый фикердә. Инде ул төрләрдә якташларыбыз чыгыш ясый икән, ярышлар белән кызыксыну тагын да арта. Сочига Татарстаннан барлыгы ун спортчы китте. Аларның сигезе Олимпия Уеннарында, икесе Паралимпия ярышларында чыгыш ясаячак.

Алиянең өметләре акланмады

Моңарчы Татарстаннан Олимпиадада бу кадәр спортчы чыгыш ясаганы юк иде. Әйтик, дүрт ел элек Ванкуверда бездән дүрт спортчы чыгыш ясады. Бу юлы исә Сочига эләгү өчен 14 якташыбыз дәгъва кылды. Әмма төрле сәбәпләр аркасында аларның саны алты кешегә кимеде. Әйтик, чаңгыда ике төрне берләштергән ярышларда чыгыш ясаучы Денис Исайкинның төп командага эләкмәве аның спорт күрсәткечләре генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә сайлап алу мәсьәләсендәге бәхәсле алымнар белән дә бәйле. Ахырга кадәр Түбән Кама кызы, чаңгычы Алия Икъсанованың Сочига барасына өметләндек. Узган ел ул Дөнья Чемпионатында призерлар арасына да эләккән иде. Ләкин Алиянең Олимпия өметләре акланмады. Кышкы Уеннарга чаңгычы Андрей Ларьков белән "Ак барс" капкачысы Константин Барулин да эләкмәде.

Биш тә булырга мөмкин
Хоккей дигәннән, Зиннәтулла Билалетдинов исемлегенә Казаннан башта өч егет кергән иде. Илья Никулин, Евгений Медведев һәм Алексей Терещенко төп кандидатлар исемлегенә күптән эләкте. Беренче икесенең КХЛдагы уены хаклы рәвештә бәхәсләр уятса да, Билалетдинов күптән белгән хоккейчыларны үз командасына барыбер алды. Ә ике атна элек аларга Александр Свитов та кушылды. Ул җәрәхәт алган "Динамо" уенчысы Денис Кокаревны алмаштырды. Сүз уңаеннан, запас хоккейчылар арасында тагын бер якташыбыз бар. Әмма Александр Бурмистровның Сочида чыгыш ясау ихтималы зур түгел. Кайбер белгечләр аны Павел Дацюкка алмаш итеп күрә. Россия җыелма командасы капитаны җәрәхәтен төзәтеп, бозга кайтырга өлгермәгән очракта. Бу мәсьәлә әле кичә дә хәл ителмәгән иде. Хоккей ярышларында тагын бер якташыбыз чыгыш ясый. Хатын-кыз хоккейчылар сафында Әлмәт кызы Анна Сосина да бар. Ул Түбән Новгородның СКИФ командасында уйный. Шуңа күрә Олимпиадада әнә шул төбәк вәкиле булып саналачак. Әмма халыкара ярышларда спортчылар төбәк түгел, ә илләр данын яклый. Шуңа күрә якташыбызга уңышлар телибез.

ЮХИДИ хезмәткәре дә бар
Хоккейчылардан Сочида күпне өмет итәләр. Хәтта ки Россия спортчылары командалар арасында беренче урынны алып, Билалетдинов уенчылары җи­ңелсә, бәхет китек булачак. Ә хоккейчыларның уңышка ирешүе башка җиңелүләрне оныттырырга мөмкин. Әмма Олимпиада бер хоккейдан гына гыйбарәт түгел. Башка төрдә чыгыш ясаучы якташларыбыз да бар. Чаңгы ярышында төп командадагы чаңгычылар исемлегенә Татарстаннан Анастасия Доценко белән Наталья Жукова эләктеләр. Доценко Казахстанда туган, хәзер Яшел Үзәндә яши. Наташа исә - Казан кызы. 28 һәм 22 яшьлек спортчылар былтыр Дөнья Чемпионатында чыгыш ясадылар, әмма беренче унлыкка эләгә алмадылар. Танылган чаңгычы Максим Вылегжанин да безгә чит кеше түгел. Ул үзе Удмуртиядән булса да, Татарстанның "Динамо" спорт җәмгыяте вәкиле һәм республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре булып исәпләнә.


Тагын ике якташыбыз чаңгыда ике төрне берләштергән ярышларда чыгыш ясаячак. Нияз Нәбиев Ванкуверга да барган иде. Әмма ул Олимпиада Нияз­ның чыгышы белән түгел, ә аның тирәсендә килеп чыккан аңлашыл­маучанлыклар белән истә калды. Спортчының сәламәтлеге турындагы кәгазьләр вакытында әзер булмау аркасында, аны барлык ярышларга да кертмәделәр. Татарстан Спорт министрлыгы һәм Мәскәүдәге федерация вәкил­ләре исә гаепне бер-берсе өстенә аударудан ары узмады. Бу юлы инде 25 яшьлек Нияздан күбрәкне өмет итәбез. Лениногорскидан Иван Панин исә мондый зур чарада тәүге мәртәбә чыгыш ясаячак. Өч ел элек ул Универсиадада өченче урынны алган иде, әмма былтыргы Дөнья Чемпионатында 45нче булды. Тик әлеге нәтиҗә Татарстан егетләренең чыгышыннан бигрәк, Россия командасының бу спорт төрендә дөньядагы урынын күрсәтә.


Ә Паралимпиадада бездән ике спортчы чыгыш ясаячак. Саба егете Рушан Миңнегулов Ванкуверда да чыгыш ясаган иде. 22 яшьлек спортчы анда бишенче урынны алып, медальгә ия була алмады, Сочида исә, һичшиксез, җиңү өчен көрәшәчәк. Хәзер аның тәҗрибәсе дә аз түгел. Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллинадан да уңыш көтәбез. Былтыр ул Дөнья Чемпионатында икенче булган иде һәм бу вакыйга өметне тагын да арттыра.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250