Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Сочи Олимпиадасында җиңгән спортчыларга күпме акча биреләсе мәгълүм булды

Сочида узачак Олимпиадада спортчылар дөньякүләм танылуга гына түгел, ә саллы гына акчага да ия булачак.

Бүгенге көндә олимпия чемпионының айлык хезмәт хакы 151,1 мең сумны тәшкил итә. Дөнья чемпионнары 122,1 мең сум, ә Европаныкы 110,4 мең сум акча ала.

Росия данын яклап Сочида узачак Олимпиадада чыгыш ясаячак спортчыларның премияләре дә билгеле булды. Мәсәлән, алтын медаль өчен 4 миллион, көмеш - 2,5 млн, бронза исә 1,7 миллион сумга бәяләнә.

Олимпия уеннарында катнашучыларга федераль бюджеттан гына түгел, ә менә 15 иң эре компания акча күчерә торган махсус фондтан да ярдәм каралган. Уеннарга 150 ветеранны җибәрү дә планлаштырыла.

Әлеге фонд җиңүчеләргә үз бүләкләрен, җиңел машиналар, да әзерли.

Узган ел Ванкуверда узган уеннарда җиңүчеләр алтын төсенә буялган Audi Q7 машинасына ия булдылар. Ә менә икенче урынга лаек булучыларга Audi Q5 тәтеде. Бронза өчен Audi Allroad Quattro бирелде.

Лондонда узган җәйге Олимпиада да бүләккә шулай ук алтын өчен Audi A8, көмешкә А7 Sportback һәм бронзага А6 машиналары бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250