Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

"Сочи-2014" факелы әзер

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Олимпия факелын тәкъдир итү чарасы булды.

Дизайнер-инженерлар факелны рус әкиятләрендә очрый торган яктылык сирпү сәләтенә ия тутый кош каурыена охшатып ясаганнар. Аның авырлыгы 1,8 кг, озынлыгы - 0,95 метрны тәшкил итә. Факел көчле җил һәм салкын һава шартларында да янарлык итеп эшләнгән.

Олимпия факелы паралимпиянекеннән төсе белән генә аерыла. Беренчесе кызыл, икенчесе зәңгәрсу төстә. Барлыгы 14 мең Олимпия факелы эшләнәчәк дип күздә тотыла.

Өр-яңа факелны беренчеләрдән булып кулга алу хокукына фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навка лаек булды.

"Сочи-2014" Олимпия эстафетасы 2900 торак пункт аша узачак дип күздә тотыла. Ут Эльбруста, Байкалда да, Төньяк полюста да булырга өлгерәчәк. Аның ачык космоска да чыгу ихтималы бар.

"Сочи-2014" уты Олимпия уеннарының ватанында, Грециядә, кабыначак. Соңрак аны 2013 елның 7 октябрендә махсус рейс белән Мәскәүгә алып кайтачаклар.

Эстафетада катнашучылар тарафыннан 123 көн эчендә 65 мең километр ара узылачак. Анда 14 мең факел йөртүчеләр катнашыр дип көтелә. Илебезнең 130 миллион халкы әлеге күренешне тамаша кыла алачак.

Ут бер көн эчендә 534 км юл узачак. Транспорт чарасы буларак самолет, поезд, автомобильләрдән кала ат һәм болан да кулланылачак. Эстафета 2014 елның 2 февралендә Сочида төгәлләнә.

"РОССИЙСКАЯ ГАЗЕТА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250