Әлмәт таңнары

Үсмерләр Әлмәттә бил алышты

Бүген "Татнефть" ААҖнең спорт комплексында үсмерләр арасында милли көрәш буенча Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнир булып үтте. Әлеге спорт чарасы быел унынчы тапкыр оештырылды.

Реклама

Бил алышуга республиканың шәһәр-районнарыннан, Башкортостан, Оренбург якларыннан 20 гә якын команда килгән иде. 200 үсмер ун үлчәү категориясендә көч сынашты. Турнирны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, Зөфәр Шәйдуллинның балалары, туганнары, дуслары, әлмәтлеләр һәм башкалар катнашты.
Башта Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: