Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Шәһәрләрдә генә түгел авыл җирлекләрендә дә универсаль спорт мәйданы булдырылачак

Узган елда республика буенча спорт объектларының саны 9408 гә җиткән


Массакүләм физик тәрбия белән шөгыльләнүне алга этәрү максаты белән, быел Татарстан шәһәрләрендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрендә генә түгел, ә авыл җирлекләрендә дә 300дән артык универсаль спорт мәйданы булдырылачак. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Узган елда республикада барлык төрдәге 67 спорт объекты файдалануга тапшырылган, шул рәвешле, аларның саны 9408 гә җиткән, шул исәптән авылларда - 3400 объект. "Спорт инфраструктурасының интенсив төстә үсеш процессын, спорт корылмаларының бер вакытта үткәрүчәнлегенең 234 мең кешегә кадәр җитүе дәлилли", - дип белдерде министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, физик тәрбия һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр санының артуы күзәтелә. 2013 нче елда бу күрсәткеч 32,3 процентны тәшкил итә - барлыгы 1 млн. 233 мең 661 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса