Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Саматов – чемпион

Дүшәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов яшүсмерләр арасында узган грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган якташыбыз Родион Саматов белән очрашты.

Родионның исеме Әлмәттә генә түгел, Европада да яхшы таныш. 2008 елда Сербиядә үткән Халыкара турнирда I урынны яулап, ул Европа беренчелегендә катнашуга хокук ала. Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә РФ җыелма командасы составында чыгыш ясап, биредә дә I урынга лаек була. Моннан тыш та аның җиңүләре байтак. Менә шундый көчле рухлы, түзем һәм максатчан егет ул!

Зур спортка Родионны әбисе, Рәшидә апа Фәсхетдинова алып килә (Чемпион Саматов аңа чиксез рәхмәтле). Ләкин гимнастика секциясенә биргән өч яшьлек оныгының киләчәктә грек-рим көрәшен үз итәр дип ул башына да китерми. Спортның иң матур төрләреннән берсе саналган гимнастика Родионга нинди уңышлар вәгъдә иткән булыр иде микән - анысы билгесез. Ә менә тренер Рамил Латыйпов малайга 7 яшь вакытта ук аның өметле көрәшче булачагына ышана һәм ялгышмый.

"Тормыштагы Родион белән келәмдәге Родион аерыла, диләр дусларым. Көндәшем белән күзгә-күз очрашкач та, мин бар игътибарымны шуңа юнәлтәм, бик җитдиләнәм һәм үземне соңгы нәтиҗәгә әзерлим. Келәмдә ышанычлы булганда гына нәрсәгә дә булса ирешеп була. Мин бернинди хорафатларга да ышанмыйм, бары тик үз көчемә генә таянам", - ди Россиянең спорт мастеры Родион. Моны якташыбыз Әлмәт шәһәрендә булып узган Россия беренчелегендә тагын бер тапкыр исбатлады. Илебезнең 23 төбәгеннән килгән 171 спортчы арасыннан 55 килограмм авырлык категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелеп, Родион РФ җыелма командасына кертелде. Хәзер ул үз өстендә тагы да үҗәтләнеп эшли, максаты - Олимпия чемпионы булу. 2013 елда башкалабыз Казанда узачак универсиадада да катнашырга җыена. Студентларның җәйге уеннарында аның җиңүгә ирешәчәгенә шик юк. Үзенең кумиры - Россия Герое, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, атказанган спорт мастеры Александр Карелин үрнәгендә шөгыльләнүче Родионның исемен төрле дәрәҗәдәге ярышларда ишетербез әле. Сүз уңаеннан, студентларның җәйге уеннарында чыгыш ясарга дәгъва кылучы Әлмәт спортчылары бездә юк түгел. Көрәш буенча Россия чемпионы Рамил Синякаев та әнә шундыйлардан.

Бүген шәһәребездә грек-рим көрәше белән 700 дән артык егет шөгыльләнә. Бу аңлашыла да. Нефтьчеләр башкаласында иң тәүгеләрдән булдырылган "Туше" грек-рим көрәше буенча Әлмәт федерациясе яшь спортчыларны куәтләп, һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора. Аның алыштыргысыз рәисе, СССРның спорт мастеры, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары - Николай Богданчиков. Аның сүзләренә караганда, 17 ел эшчәнлек җәелдерү дәверендә федерация барлыгы 14 спорт мастеры әзерләгән.

- Безнең чемпионнарыбыз, яшьләргә үрнәк итеп куярлык көчле спортчыларыбыз бар. Аларга булышу - безнең бурыч, - диде Мәҗит Салихов һәм алар белән горурлануын җиткерде. Родион бу көнне Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук район башлыгы аңа 20 мең сумга сертификат тапшырды. Очрашуда олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры Геннадий Золкинга да Рәхмәт хаты бирелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250