Әлмәт таңнары

Салют, Рамил! Салют, Әлмәт!

Арабызда терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килү сәбәпле физик мөмкинлекләре чикләнгән, тик шулай булуга да карамастан спорт белән актив шөгыльләнүче үзенчәлекле кешеләр яши.

2 нче мәктәптә нәкъ менә шундыйлар, төгәлрәк итеп әйткәндә, чемпион-паралимпиячеләр белән очрашу узды.

Очрашуга чаңгыда узышу һәм биатлон буенча ике тапкыр Дөнья кубогы иясе Рамил Илалетдинов, авыр атлетика һәм армрестлинг буенча Татарстан чемпионы Валентин Сергеев, чаңгы узышы буенча Татарстан чемпионы Михаил Охотин һәм шулай ук чаңгы узышы буенча Татарстан чемпионы Айрат Хәмзиннар чакырулы иде. Бөтенесе дә паралимпиячеләр.

Кунак спортчыларыбызның барысының да язмышы үзенчәлекле. Ныклы ихтыяр көченә ия булулары, кыюлыклары, рух ныклыгы һәм көндәлек тырыш хезмәтләре белән алар күпсанлы Россиякүләм һәм халыкара ярышларда җиңүгә ирешкәннәр.

Очрашуда спортчылар үзләре, яулаган җиңү-ләре һәм бүләкләре турында сөйләделәр.

Укучыларның бигрәк тә чемпион-паралимпияче Рамил Илалетдиновка сораулары күп булды.

- Сез спорт белән күптәннән шөгыльләнәсезме һәм беренче тренерыгызны хәтер- лисезме?

- Спорт белән мин 26 яшьтән, 2010 елдан шөгыльләнә башладым. Иң беренче тапкыр Әлмәттә кече Сабантуйда катнаштым. Миңа ошады. Шул ук елны физик культура көллиятенә укырга кердем һәм гаҗәеп кеше, тренер-остазым Василий Архипов кул астында җиңел атлетика белән шөгыльләнә башладым. Василий Иванович минем өчен зур спортка юл ачты. Ничектер бервакыт Казанга ярышларга бардым. Шунда чаңгы спорты буенча тренер Полякова белән очрашу-танышу язмышымны үзгәртте дә куйды. Ныклап торып чаңгы спорты белән мавыга башладым. Шулай итеп тора-бара Та- тарстанның җыелма командасына эләктем.

- Кайсы шәһәрләрдә булдыгыз һәм нинди бүләкләр алдыгыз?

- 2010 елда Казанга бардым. Ике призлы урын һәм ике өченче урын яуладым. Терәк-хәрәкәт органнары буенча инвалидлар арасындагы ярышларда чемпион булуым Татарстан җыелмасы составына керү мөмкинлеге бирде. Ә менә 2011 елда инде чаңгы ярышлары буенча Россиянең паралимпия җыелма командасы составына эләк-тем. Россия күләмендәге һәм халыкара дә- рәҗәдәге ярышларда катнаша башладым.

2011 елның декабрендә Рамил Норвегиядә 10 км һәм 15 км дистанцияләрендә ике тапкыр Дөнья кубогы призеры була. 2012 елның март аенда чаңгыда узышу буенча Россия чемпионатында 800, 5000, 10000 метрлы дистанцияләрдә икенче урынны яулый. 2012 елның мартында Финляндиядә Дөнья кубогының соңгы этабында 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулап, 2011-2012 елгы сезонда Дөнья кубогы иясе булып таныла.

Реклама

Рамил шулай ук Сочидагы паралимпия уеннарында да чыгыш ясады.

Рамилнең графигы тыгыз, секунды белән диярлек бүлгәләнгән. Чаңгы юлында тренировкалар, педагогия институтында уку, спорт залында көч таләп итә торган күнегүләр белән шөгыльләнү, Бөтенроссия һәм халыкара чемпионатларда катнашу. Якташ егетебез берничә ел элек кенә бу турыда хыяллана да алмаган. Ә киеренке хезмәт бәрабәренә яуланган тәүге җиңүләр, яңадан-яңа кешеләр белән танышу-аралашулар Әлмәт спортчысын зур спорт аренасына китереп җиткергән. Рамил кеше ышана алмаслык ихтыяр көченә ия булу һәм спортка чын күңелдән хезмәт итү өлгесе булып тора. Кыска гына вакыт эчендә әнә нинди биеклекләргә иреште бит ул. Рамилнең казанышлары безнең барыбыз өчен дә үрнәк.

- Мәктәптә укучыларга ниләр теләр идегез?

- Әлбәттә инде, спорт белән шөгыльләнү-ләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын телим. Чөнки бары тик спорт аша гына кешедә максатка омтылучанлык, ихтыяр көче, рухи ныклык, түземлелек, үзара ярдәмләшүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Һәм, һичсүзсез, яхшы укырга тырышырга кирәк.

Бу көнне укучыларның чемпионга сораулары бик күп булды. Балалар спортчының көн тәртибеннән алып киләчәккә шәхси тормышындагы планнарына кадәр бар нәрсә белән кызыксындылар. Алар чемпионнарга физкультура дә- ресләренә килергә, дәресләрдә мастер-класс үткәрергә тәкъдим иттеләр. Ахырдан кунаклардан автограф алдылар һәм һәр чемпионга үз куллары белән ясаган картина бүләк иттеләр.

23 мартта Рамил Илалетдинов туган көнен билгеләп үткән. 2 нче мәктәп укучылары аңа тугрылыклы, яхшы дуслары күп булуын, алга таба да спортта зурдан-зур җиңүләргә ирешүен телиләр.

Рамил, без синең белән горурланабыз!!! Безнең шәһәрдә шундый тыйнак, әмма юлында очраган авырлык-кыенлыкларны, каршылык-киртәләрне җиңеп иң зур бүләкләр яулый алган көчле ихтыярлы кеше яшәве белән горурланабыз!!! Син яулаган казанышлар безнең барыбыз өчен дә чын батырлык өлгесе!!!

Салют, Рамил!!! Салют, Әлмәт!!! Салют, Татарстан!!!

Гөлҗиһан Булатова, Наталья Боробова
физкультура укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: