Реклама
"Футбол - ул бәйлелек" - Руслан Вильданов футбол турында бер сүз белән генә менә шулай диде. Аның өчен бу спорт төре көндәлек эш кебек гадәткә кергән.
Руслан да меңләгән әлмәтле кебек күн тупны әле бик кечкенә чакта ук тибә башлаган. Инде үсеп зур тормышка аяк атлагач та, әлеге шөгылен ташламаган, киресенчә, Әлмәттә футболны тагы да үстерергә үзеннән өлеш кертә. Моннан ике ел элек Руслан бездә һәвәскәрләр футбол лигасы оештыруга алына. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан егет өчен шундый оешма булдыру күптәнге хыял була. Әлмәт башкарма комитеты җитәкчелегенең әлеге идеяны куәтләп алуы исә Руслан кебек футбол дип янып йөргәннәргә зур бүләк була.
- Футбол дип бик күп егетләр дөньяларын онытырга мөмкин. Кемнең генә сабый чакта тезләрен ертып туп артыннан чапканы булмаган икән? Әлмәттә исә футбол яратучылар без уйлаганнан да күбрәк булып чыкты. Безнең лигада якынча 270 ләп кеше бар. Аларның 70 % ы - шәһәрнең эшче көче. Хезмәт көненнән соң бик еш шәһәр стадионына җыелып, футбол уйныйбыз. Төрле лигалар, ярышлар, чемпионатлар оештырабыз. Бу көздә генә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары арасында ачык чемпионат булды, - ди 27 яшьлек егет.
Лиганың башка шәһәрләргә йөреп, зур ярышларда урыннар яулаганы да бар икән. Руслан фикеренчә, иң куандырганы - сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның артуы, ә эштән соң телевизор каршына кырын ятып эшсез ятучыларның елдан-ел кимүе. Билгеле, яшьләрнең тәмәке тартып, шөгыльсез урамда йөрүләренә караганда бирегә килеп мавыктыргыч уен белән кызыксынуы күпкә яхшырак.
Филүзә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа