Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

“Россия Кубогы”на Бөтенроссия турниры кабат Әлмәттә

"Теннис-сити" үзәгендә теннис буенча "Россия Кубогы"на Бөтенроссия турниры башланды.

Әлеге бәйгедә катнашучыларны Әлмәт бишенче тапкыр кабул итә. Бу юлы илнең 40 шәһәреннән 60 тан артык спортчы ярыша. Аларның иң яше 15 тә. Турнир 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшыларны ялгыз һәм парлы разрядларда ачыклаячаклар. Узган ел бу бәйгедә ялгыз разрядта Мәскәүдән Маргарита Гаспарян беренче урынны яулаган иде. Теннис буенча Россия җыелма командасы составына кергән бу спортчы быел да катнаша. Әлмәткә бишенче тапкыр килгән спортчының шәһәр турында фикере ачык. "Уңайлыгына һәм төзеклегенә эре шәһәрләр кызыгырлык", - ди Гаспарян. Ул нефтьчеләр башкаласыннан быел да Кубок белән китәргә ниятли.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250