Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия биатлончылары Олимпиадада катнаша алырмы?

Россия биатлончылары Ирина Старых белән Екатерина Юрьеваның декабрь азагында алынган допинг-пробалары уңай нәтиҗә күрсәткән.

Бу турыда «Чемпионат.com» сайты хәбәр итә. Бу мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган.

Россия һәм Литваның өч биатлончысының допинг-пробалары уңай нәтиҗә күрсәтүе турында беренче булып Европа массакүләм мәгълүмат чаралары оран сала. Биатлончыларның Халыкара берлеге әлеге спортчыларны ярышлардан вакытлыча читләштергән.

Ирина Старых Россиянең Олимпия җыелмасы составында. Екатерина Юрьевага исә Сочида уеннарда катнашуга заявка бирелмәгән. 30 гыйнварга кадәр милли команданың тренерлар штабы составны алыштыра ала. Хатын-кызлар командасында запас биатлончы буларак Галина Нечкасовага заявка бирелгән.

Юрьеваның допинг өчен дисквалификациясе булган инде (2008 елдан 2010 елгача). Допингка каршы законнарны кабат бозган өчен аңа гомерлек дисквалификация яный.

30 яшьлек Юрьева дөнья чемпионатларында өч медаль откан, шул исәптән 2008 елда алтын медаль. Дөнья кубогы этапларында ике тапкыр җиңеп чыккан.

26 яшьлек Старых Дөнья кубогында тәүге медальләрен 2013-2014 ел сезонында откан. Атап әйткәндә, эстафета командасы составында алтын медаль алуга ирешкән.

Биатлончы кызлар Олимпиадада катнашырмы - анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250