Әлмәт таңнары

Родион Саматов ярыштан баеп кайткан

Әлмәт спортчысы җиңүләр хәзинәсен тагы бергә арттырды - Тамбовта грек-рим көрәше буенча узган Бөтенроссия турнирында Родион Саматов беренче урынга иреште.

Әлеге ярышлар СССРның атказанган спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Евгений Артюхин истәлегенә багышлап үткәрелде. Россия, Украина, Армения, Казахстаннан килгән 160 көрәшче арасында Европа Беренчелеге җиңүчесе, Россия чемпионы, Россиянең спорт мастеры Родион 50 кг авырлык категориясендә җиңүче булып танылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: