Республика спартакиадасында Әлмәтнең булачак солдатлары икенче
Быел армиягә чакырылучы Әлмәт егетләре үзләренең хәрби хезмәткә әзер булуларын исбат итте.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча узган республика спартакиадасыннан физкультура көллияте студентлары (җитәкчеләре Миңнерази Хәйдәров) икенче урынны яулап кайтты. Анда 14 районнан 140 егет көч сынашты. Ярышларда аеруча Разил Хәсәнов, Роберт Клейменов һәм Салават Зәйдуллиннар уңышка иреште. Җиңүчеләргә Кубок, грамота һәм "Универсиада-2013" билгесе белән ясалган кул сәгатьләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа