Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Район башлыгы Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты

Россия теннис федерациясе безнең төбәктә теннисны популярлаштыру буенча проект гамәлгә ашыра.

Әлеге эшчәнлек Казаннан башланган, бүген Әлмәт белән Лениногорск шәһәрләренә игътибар бирелә. Бездә бердәм методик система буенча укулар оештыру планлаштырыла. Казан тәҗбирәсе шуны күрсәтә, Казан теннис академиясендә шөгыльләнүчеләр арасында Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре бар.

Әлмәттә 2007 елдан башлап «TENNIS CITY» спорт комплексы эшли. Шәһәрдә барлыгы 8 ачык һәм 7 ябык теннис корты бар. 2 нче мәктәптә ике теннис корты исәпләнә.

Федерация президенты Әлмәттә теннис үсеше программасын 1 октябрьгә тәкъдим итәргә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса