Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы гомуми зачет буенча 6 нчы урында

Олимпия уеннарында хәзергә 18 ил җыелма командасы гомуми зачет буенча медальле булды. Россия 6 нчы урында


Лидерлыкта - Нидерланд командасы
Сочида кызганнан-кыза барган XXII Олимпия уеннарында медальләр 8 февральдән уйнатыла башлап, хәзергә 18 ил җыелма командасы гомуми зачет буенча медальле булды.

Аерым алганда, лидерлыктагы Нидерланд командасы 7 медаль (3 алтын, 2 көмеш, 2 бронза) кулга төшергән, икенче урында Канада - 5 медаль (2, 2, 1), 7 медальле (2, 1, 4) Норвегия - өченче. АКШ (2, 0, 3), Германия (2, 0, 0) илләреннән соң 6 нчы урында - 5 медальле (1, 2, 2) Россия командасы.

Аннары исемлектә 3 медальле (1, 2, 0) Австрия, 2 медальле (1, 0, 1) Франция килә, Польша, Словения, Швейцариянең 1әр генә медале булуга карамастан, - алтын (1, 0, 0), 12 нче урында 3 медале (0, 2, 1) белән Чехия Республикасы, аннан соң 2 медальле (0, 2, 0) Швеция һәм шулай ук 2 медальгә (0, 1, 1) ия Италия командалары. 15 нче урыннан башлап, 1әр медальлеләрне санап китик: 15 нче урында Кытай (0, 1, 0), 16 нчы Словения (0, 1, 0), Финляндия (0, 1, 0), Кушма Корольлек (0, 0, 1) һәм 19 нчы баскычтаУкраина (0, 0, 1) спортчылары командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250