Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпия уеннарында Россия команда зачеты буенча III урынга менде

XXII кышкы Олимпия уеннарында әле кичә генә 7 нче урында булган Россия команда зачеты буенча 3 нче урынга менде.

Моңа скелетон буенча дөнья чемпионы Александр Третьяков "гаепле": Сочидагы дөньякүләм ярышларда ул Россия җыелмасына 4 нче "алтын" медаль яулады. Третьяковның 4 шуу нәтиҗәсе буенча вакыты - 3 минут 44,29 мекунд, беренче шууда ул Сочиның "Санки" трассасында рекорд күрсәтүен дә белгеләп үтик. Шул рәвешле, "көмеш" медаль латвияле Мартинс Дукуруска, "бронза" америкалы Мэттью Энтуанга насыйп булды, россиялеләрдән Сергей Чудинов (3.47,59) - бишенче, Никита Трегубов (3.47,62) - алтынчы.

Медальләр буенча җыелма командалар түбәндәгечә тезелде: 12 медальле (7 "алтын", 3 "көмеш", 2 "бронза") Германия - исемлекнең иң югары баскычында, икенче урында - 7 медальле (5, 1, 1) Швейцария, шул рәвешле, кичәге позицияләрен саклап калдылар. Өченче урында - дүрт баскычка күтәрелгән 15 медальле (4, 6, 5) Россия. Күренә ки, медальләрнең гомуми санына караганда, "алтын"нарның күплеге зур әһәмияткә ия.

Дүртенче урында - 12 медальле (4, 5, 3) Канада (-1 баскыч), бишенче - 14 медальле (4, 4, 6) Нидерланд, алтынчы - шулай ук 14 медальле (4, 3, 7) АКШ җыелма командасы, җиденче - 13 медальле (4, 3, 6) Норвегия (-3 баскыч), аннары 5 медальле (3, 2, 0) Кытай, 4 медальле (3, 0, 1) Беларусь (+1) һәм дистәне 3 медальле (3, 0,0) Польша түгәрәкли. Унберенче урында 7 медальле (2, 4, 1) Австрия (+1) алган, уникенче - 4 медальле (2, 0, 2) Франция. Медаль саны кичәгечә калса да, башкалар медален арттырганга, Франциягә 3 баскычка төшәргә мәҗбүр булды, унөченче урында - 8 медальгә ия (1, 5, 2) Швеция (+3). Аның каравы, Япония 4 медален (1, 2, 1) үрчетә алмаса да, кичәгедән 4 баскычка югары "сикергән" - ундүртенче, аннары 4 медальле (1, 1, 2) Словения (-2), 3 медальле (1, 1, 1) Көньяк Корея (-2) килә. Моңарчы 24 нче урындагы 1 "бронза"лы Кушма Корольлек "алтын" яулагач, 7 баскычка күтәрелеп, 17 нче урынга менде, аннан соң нибары 1 "алтын"лы Словакия иң югары пробалы медальгә ия илләр исемлеген тәмамлый. Алга таба 19 нчы урынны 5 медальле (0, 2, 3) Италия (-2), 20 нчене 3 медальле (0, 2, 1) Чехия били, 21 нче 2 медальле (0, 2, 0) Финляндия (-1), аннары 3 медальле (0, 1, 2) Латвия (+1), 2 медальле (0, 1, 1) Австралия (-3), 24 нче 1 "көмеш"ле Хорватия (-4) килә һәм медальлеләр исемлеген 25 нче урынны бүлешкән 1әр "бронза"лы Украина (-1) белән Казакъстан төгәлли.

Шул рәвешле, 26 илнең хәзерге вакытта медале бар, Олимпия уеннарында катнашкан тагын 62 илнең һәм 1 бәйсез катнашучының тупламасы әлегә буш дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса