Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпия уеннарына билетларның бәяләре билгеле булды

2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннарының ачылыш тантанасына билетлар сатылып та беткән.

Ябылу тантанасына исә кыйммәтле билетлар гына калган. Аларның бәясе - 37 мең сум.

Кыйммәтле уеннар исемлеген хоккей турнирының йомгак өлеше (билет бәясе - 34 мең сум), тимераякта шуу (23 мең сум), фигуристлар командасы ярышы, биюче дуэтлар чыгышы (20 мең сум) дәвам итә. Биатлонга барырга теләүчеләргә дә кесәләрен шактый "бушатырга" туры киләчәк. Уеннарның әлеге төренә билетлар 6 мең 500 сум тора, дип хәбәр итә"Ватаным Татарстан".

Иң арзанлы уеннар - скелетончылар чыгышы. Аларның уенын 500 сумга күзәтеп булачак. Кичә Сочида узачак Олимпия уеннарына билетлар сатуның икенче этабы башланды. Аларны уеннарның рәсми сайтына кереп кулга төшереп була.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250