Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпиадада хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы составында Әлмәт кызы уйный

Әлмәтлеләр Сочидагы Кышкы уеннарда якташыбыз - Ольга Сосинага көч-куәт биреп, уңышларга ирешүен теләп торачак.

Әлмәттә туып-үскән кыз хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы составында көч сынашачак.

Үзебездәге Олимпиададан күп медальләр өмет итәбез, россиялеләр "Спортчыларыбыз сынатмас" дигән ышанычта. Бигрәк тә хоккейда алтын медальнең эләгүен телибез. Яңа Россия тарихында бу спорт төрендә ил җыелма командасының Олимпия чемпионы булганы юк әле. Әлбәттә, сүз ир-егетләр хоккее турында бара. Шулай да кызлар да сынатырга җыенмый.

21 яшьлек Ольга - Әлмәт хоккеенда уйнап, тәҗрибә туплаган спортчы. 2007 елдан башлап ул Түбән Новгородның "СКИФ" командасында уйный. Кызның җыелма команда составында бозга беренче тапкыр гына чыгуы түгел, ул 2010 елда Ванкувердагы Олимпия уеннарында чыгыш ясады. Команда анда 6 нчы урынга лаек булган иде. Узган ел дөнья чемпионатында кызлар бронза медаль яуладылар. Сочида аларга беренче төркемдә Германия, Япония, Швеция командалары белән уйнарга туры киләчәк. Безнекеләргә җиңү насыйп булсын! Ольгага уңышлар телибез!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250