Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча шәхси зачетта Россия командасын Лениногорск егете Панин урынына Климов тәкъдим итәчәк

Евгений Климов 1 нче булып старт ала

Кичә Сочида "Русские Горки" трамплин комплексында К-95 чаңгы ярышлары буенча рәсми тренировкалардан соң, тренерлар советында, 12 февральдә ярышларда шәхси зачетта Россия командасын Евгений Климов тәкъдим итәчәк, дигән карар кабул ителде.

Бу хакта Россиянең чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш (двоеборье) федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Евгений Климов 1 нче булып старт алачак. Кичә аның бу төр узышта катнашачагы билгеле булды, әмма элек шәхси ярышта җыелма команданы татарстанлы Иван Панин тәкъдим итәр дип планлаштырылган иде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250