Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Николай Валуевтан – вәгъдә

Узган ял көннәрендә шәһәребезгә пәһлеван сыны өчен «Русский гигант», «Зверь с Востока», «Никола Питерский» кушаматлары белән илдә генә түгел, аннан читтә дә танылу яулаган боксчы-профессионал, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев килде.

Бокс буенча "SHIFA" кубогына уздырылган Халыкара турнирга мәртәбәле кунак буларак чакырылган спортчы-депутат бәйгене генә тамаша кылып калмады, төбәк үсеше белән дә төрле яклап танышты.

Визит маршрутының беренче ноктасы - Әлмәтнең ятимнәр йортындагы шартлардан Николай Валуев канәгать калды. "Чынлап та балалар өчен дип зур кайгыртучанлык белән оештырылганлыгы күренеп тора. Әлмәттә балаларга битараф булмаган, туган йорт җылысын тоярлык мохит тудырган шәхесләр бар икән", - диде кала кунагы. Шәһәрне исә ул чиста, төсләр төрлелеге белән үзенчәлекле, бердәм архитектура стиле сакланган Германия калалары, туган шәһәре Санкт-Петербург белән чагыштырды.

Бокс турнирына килгәндә, ул быел 4 нче тапкыр оештырылды. Узганнарын Лениногорск, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре кабул иткән иде. Бу юлы ярышта Россия, Украина, Казахстан һәм Әзербәйҗаннан 60 тан артык спортчы катнашты. Профессионал боксчы бәяләвенчә, турнир югары дәрәҗәдә үтте. Бу шулай ук уен техникасына да кагыла. Димәк, оештыручыларның чараны мастерлар турнирына әйләндерү хыялы чынга ашмаслык түгел.

Николай Валуев Татарстанда спорт үсешен игьтибар үзәгендә тоткан "Татнефть" ААҖ һәм "SHIFA" ТПКга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Тормышта, бизнеста, спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең җитди социаль позициядә торуы куандыра", - диде мәртәбәле кунак.

Николай Валуев үзе дә ярдәмчел булырга ошаган. Район башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә Әлмәт физкультура көллияте белән танышканда капиталь төзекләндерү таләп ителгән залларны күреп, Дәүләт Думасы депутаты проблеманы чишәргә булышырга вәгъдә итте: "Уку йорты югары класслы белгечләр әзерләү белән генә чикләнмичә, аларның физик мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә тотуын, ярышларда уңышлы чыгыш ясавын телибез икән, һичшиксез, реконструкция кирәк. Җаен табарбыз дип ышанам". "Федераль дәрәҗәдә ярдәм булса, көллиятне тәмамлаган спортчылар да бу изге гамәлдән читтә калмас дип уйлыйм. Уртак тырышлык белән заманча шартлар тудырырга мөмкин", - диде Мәҗит Салихов.

Николай Валуев шулай ук Үзәк мәчеттә һәм Казан Соборында булды. Экскурсия вакытында аңа бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Лебзяк, бильярд буенча дөнья чемпионы Юрий Пашинский да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250