Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

«Нефтяник» кунакта җиңде

«Нефтяник» кунакта «ВМФ-Карелии» командасына каршы матч үткәрде.

Әлеге команда белән өйдәге очрашуда әлмәтлеләр 5:3 исәбе белән җиңгән иделәр. Бу юлы вакыйгалар башкачарак булды. Беренче һәм икенче периодларда хуҗалар уңышлы атака үткәреп 2 очко яуладылар.

"Хәрби диңгезчеләр" өстенлекне 58нче минутка кадәр саклап килделәр. Бу вакытта Евгений Крутов белән Евгений Вахрушев ыргылышка Данил Макаровны чыгардылар. Матчның соңгы минутларында «Нефтяник» тренерлары капкачыны алыштырды һәм бу уңышка китерде - Евгений Вахрушев алка кертте. Хисап - 2:2!Овертаймның икенче минутында уенчыны боздан чыгару хуҗаларның хәлен тагы да авырайтты. Әлмәтлеләр форсатны кулдан ычкындырмадылар - Владимир Бакика җиңүгә китергән алканы кертте.

4 декабрьда «Нефтяник» Тверь хоккей клубы белән кунакта очрашачак, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250