Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш буенча республика турнирында Әлмәт командасы абсолют җиңүче булды

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына калабызда үткән "Көрәш" республика турнирында әлмәтлеләр командасы янәдән абсолют җиңүче булып танылды.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов нефтьчеләр башкаласындагы билбау көрәшен Сочидагы Олимпия уеннарыннан һич тә ким түгел дип бәяләде. Рүзил Ганиев 60 кг авырлык категориясендә чемпион булды. Марсель Гозәеров та 80 кг авырлык категориясендә җиңү яулады. Әлеге көрәштән Айвар Билалов та (90 кг) алтын медаль алып әтисен шатландырды. Аның остазы әтисе - танылган көрәшче Ильяс Билалов булып чыкты. Якташыбыз Ильяс Галимовның (130 кг) җиңүләре дәвам итә. Бу юлы да үзенең көчлелеге белән сокландырды. Турнирда катнашкан Рамил Синякаев һәм Илнур Хурамшин призерлар булдылар. Шулай итеп кубок тагын нефтьчеләр башкаласы көрәшчеләрендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса