Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда Әлмәт көрәшчеләренә тиңнәр булмады
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнирда Әлмәт көрәшчеләре быел гомумкоманда беренчелеген саклап калалмаска да мөмкин дигән фаразлар нигезсез булып чыкты.
Безнең батырлар яулаган үрләрен яклап кына калмады, аны хәтта саллы гына ныгытты да. Бу юлы төрле үлчәү авырлыкларында чемпионнар саны артты.
Татарстанның атказанган спорт мастеры, көрәш буенча республиканың атказанган тренеры Рим Синякаев та мәртәбәле турнирда батырлар Әлмәт данын лаеклы яклады дип ассызыклады.
- Егетләр узган еллардагы уңышларын кабатлады дию генә аз булыр. Былтыр Муса Җәлил турнирын бер чемпион белән төгәлләсәк, быел дүрт Әлмәт көрәшчесе яулады ул титулны. Икесе 2 нче урынга, бер көрәшчебез 3 нче урынга лаек булды. Бу шатлыклы вакыйга, - дип сөенече белән уртаклашты тренер.
Спортчылар үзләре искәрткәнчә, җиңү җиңел бирелмәгән. Турнирның финал уеннары шаһиты булган ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та бәйгедә "иң яхшы" исеме өчен көрәшнең җитдилеген Олимпия уеннары рухы белән чагыштырды.
- Татарстанның иң көчле спортчылары катнашкан әлеге милли көрәш ярышлары безгә Олимпия уеннары кебек үк якын, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Аның сүзләренчә, аеруча көрәшчеләргә дә, тренерларга да бәйгене оештыру шартлары ошаган.
Җәлил турниры быел 51 нче тапкыр оештырылды. Һәм анда катнашучыларны ике ел рәттән Әлмәт кабул итте. Әлмәтлеләр быел дүртенче тапкыр гомумкоманда беренчелегенә ия булды. Батырларның батыры Ильяс Галимовның быелгы җиңүе "түгәрәк" булган икән. Көрәшче бу турнирда унынчы тапкыр чемпион титулын откан. Аның белән бер үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучылар алдан ук җиңеләселәрен белеп чыга келәмгә дип тә фаразлыйлар. Ә ул исә җиңү алай җиңел бирелми дигән фикердә.
- Югары нәтиҗәгә ирешим дисәң, үзеңне аямый шөгыльләнергә кирәк. Миңа әлеге үргә менү соңрак - 27-28 яшьтә генә насыйп булды, - дип уңышка юлның озын булуына ишарәләде батыр. - Һәр бәйгегә соңгысына кебек әзерләнәм. Шулай да көрәш өчен очкын бар әле.
Безнең команда спортчысы Руслан Нургалиевның (сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул бу ярышларда катнашмады) килешмәс көндәше - Теләче көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин турнир алдыннан әңгәмә вакытында: "Әлмәттә миңа көндәшләр юк", - дип ычкындырган иде. Ашыгыч нәтиҗә ясаган булып чыкты. Быелгы турнирдан Универсиада чемпионы 3 нче урынга риза булып китте. Хәер, сүз барышында җиңү турындагы фикере икеле икәнлеген сизәргә дә булган икән.
- Көндәшләргә өстән карарга ярамый. Һәркем ярышка җитди әзерләнә, - диде Илдар ул вакытта. - Чемпион титуллы көрәшчегә караш та башка төрле. Келәмдә башка берәү бирешсә, игътибар да итмиләр. Ә чемпион оттырса, бик тиз күреп алалар.
Батыр ярасыз булмый
Һәр көрәшче өчен якыннарының рухи ярдәме мөһим. Менә быел 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион калган Рузил Ганиевның җанатарлар төркеме тулы иде - өч кызы, яраткан хатыны көч биреп торды. Иренең бу җиңүенә хатыны Айгөл: "Гашыйклар көненә (финал нәкъ 14 февральгә туры килде) менә дигән бүләк", - дигән бәя бирде. Чемпион җефетенең бер караңгыдан икенчесенә кадәр спортзалда югалуын да тыныч кабул итә икән спортка уңай караштагы Айгөл Ганиева. Аның сүзләренчә, зур кызлары Айсылу акробатикага йөргән, уртанчысын да 5 яше тулгач шул спорт төренә бирергә уйлыйлар. Былтыр шәһәрнең спортка иң хәерхаһлы гаиләләре ярышында да катнашып, беренче урынга ия булган Ганиевлар.
- Җиңел генә башланган иде, финалда шул җиңеллекне тулысы белән чыгардым, - дип сүзгә кушылды чемпион Рузил.
"Батыр ярасыз булмый" дигәннең хаклыгын Рузилнең үзе белән аралашканда күреп калдым. Уң колагы кара янып чыккан иде.
- Даими көндәшем Универсиада чемпионы Нәфис Миңлебаев (Биектау) белән алышу җиңел булмады. Бу юлы келәмгә көрәш белән "хушлашу" теләге һәм аны югары ноктада тәмамлау нияте белән чыктым.
Келәмдә күрергә күнеккән көрәшче авызыннан чыккан бу сүзләр кәефне төшерде төшерүен. Ләкин ул 65 кг үлчәү авырлыгына күчеп спорт белән дуслыгын шул категориядә дәвам итү ихтималы турында искәртеп бераз юатты.
Яра дигәннән, ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Лира Дәрзәмәнова сүзләренчә, аларга бәйге барышында 10 спортчы мөрәҗәгать иткән. Шуларның дүртесе төрле имгәнү һәм сеңер тартылу диагнозын тәгаенләү, табиб киңәшен ишетү һәм дәвалану өчен медсанчастька озатылган.
Быелгы турнирда 50 командадан 430 көрәшче катнашты. Алар арасыннан 80 кг категориясендә чемпион исемен шулай ук Марсель Гозәеров, 90 кг үлчәү авырлыгында Айвар Билалов отты. Рамил Синякаев, Рөстәм Мухамов һәм Илнур Хурамшин үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулады. Шулай итеп, әлмәтлеләр I гомумкоманда урынына кабат лаек булды (Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры, Татарстан көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның Әлмәтне "татар-башкорт көрәше башкаласы" дип атавы юкка түгел икән шул!). Казанның Яңа Савин районы көрәшчеләре икенче, Теләче районы командасы өченче урынга чыкты. Беренче унлыкка Идел буе районы, Балтач, Түбән Кама, Чаллы-1, Мамадыш, Азнакай һәм Киров-Мәскәү районнары эләкте.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Руслан Бажутов фотолары
тарих
Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына тәүге ярыш 1964 елда уза. Ул вакытта бәйгедә 11 командадан иллеләп көрәшче келәмгә чыга. Ярышның беренчесендә Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубокны Буа, соңрак Чистай командалары яулаган. Җиңүләр саны буенча әлегә Балтач командасына тиңнәр юк, диләр. Алар бәйгене 13 тапкыр откан. Чаллы көрәшчеләре исәбендә - 9 җиңү. Кубок түбәнкамалылар кулына 5 тапкыр эләккән. Тукай, Мамадыш, Актаныш районнары икешәр, Арча, Саба, Кукмара, Буа, Сарман, Зәй, Чистай, Питрәч, Яшел Үзән, Теләче, Казанның Киров, Вахитов һәм Мәскәү районнары командалары берәр тапкыр гомумкоманда беренчелеген яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа