Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Мөмкинлекләр чикләнмәгән?!

Әлмәт туры мәгънәсендә спортчылар каласына да әверелде. Дөньякүләм билгеле спортчыларыбызның да саны артканнан-арта бара. Физик яктан сау-сәламәт егетләребез, кызларыбызның җир шарын шаулаткан җиңүләр яулауларын да зур сенсация - шаккатыргыч вакыйга буларак кабул итәбез. Ә менә шундый уңышларга физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр ирешсә?!

Безнең Әлмәттә дә бар икән ул чынлап та зур сенсация итеп кабул ителердәй, аяклары булмаган килеш зур спортта гаҗәеп зур уңышларга ирешүче спортчыларыбыз. Язмабыз чаңгы ярышлары буенча паралимпия уеннарына баручы Россия җыелма командасы әгъзасы, Әлмәт физик культура көллиятенең 3 курс студенты Рамил Илалетдинов турында.

Балачак елларында поезд астына эләгеп, төптән диярлек ике аяксыз калган Рамил төшенкелеккә бирелми, ул үзендә ихтыяр көче тәрбияләп, максатчан рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлый. «Ике аяксыз калу барлык мөмкинлекләр дә чикләнгән, актив тормыш тукталган, зур масштабтагы максатларга юл ябык дигән сүз түгел», - дип фикер йөртә егет. Рамил 2010 елны физкультура көллиятенә укырга керә һәм алар тренеры Василий Архипов белән чаңгы ярышлары буенча зур спортка әзерлек башлыйлар. Кыска гына вакыт эчендә Р.Илалетдинов зур уңышларга ирешә. Башта ул республикакүләм ярышларда инвалид спортчылар арасында беренчелекне яулап Татарстан җыелма командасына керә. Ә 2011 елдан ул Россия җыелма командасы составында.

Рамил 2011 елның декабрендә Норвегиядә узган 10 һәм 15 чакрымлы дистанцияләрдә берьюлы ике дөнья кубогына лаек була. Ә быелның мартында Сочи каласында уздырылган Россия чемпионатында 800, 5000 һәм 10000 метрлы дистанцияләр- дәге ярышларның һәрберсендә дә икенче урынны ала. Шул ук март аенда, Финляндиядә Дөнья кубогына уздырылган ярышларда ул 1,2 һәм 3 нче урыннарны яулый һәм 2011-2012 еллар сезонының Дөнья кубогы иясе булуга ирешә.

Күптән түгел генә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов шәхсән үзенең инициативасы белән Р.Илалетдиновны үзендә кабул итте, аңа Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм бүләк тапшырды. М.Салихов белдерүенчә, Рамил зур спортта зур уңышларга ирешсен өчен Әлмәт барлык мөмкинлекләрне, шартларны тудырачак.

Рамилнең бүгенге төп максаты һәм хыялы - Сочида узачак Олимпия уеннарында катнашып, Татарстанга, туган каласы Әлмәткә зур җиңү бүләк итү. Моңарчы катнашкан ярышларда мөмкинлекләре чикләнмәгән булуын исбат иткән егетебезгә зур уңышлар гына телисе кала.
Г.Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250