Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә яшьләр арасында милли көрәш ярышы узды

Бүген "Юбилейный" спорт комплексында Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте Әлмәт муниципаль районы белән берлектә укучылар арасында милли көрәш ярышы уздырды.

Район һәм шәһәр мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлеге чараларның инде берничә ел рәттән уздырылуын искәртеп китте:

- Сәламәт тәндә генә сәламәт рух була ала. Шуңа күрә мондый ярышлар яшьләр өчен бик әһәмиятле. Адәм балалары ярышып яшәргә тиеш. Әмма яшьләр эчкечелек, наркомания өчен көрәшергә, әнә шул ят күренешләрдә ярышырга тиеш түгел. Көрәшнең яхшылык өчен булуы зарур. Татар халыкыбыз өчен мөһим булган милли көрәшне дә без шуның өчен оештырдык, - диде ул.

Бу хактагы тулы материал һәм җиңүчеләр исемлеге белән "Әлмәт таңнары" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса