Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юлы” акциясе старт алды

Бүген, 7 февральдә, Әлмәт "Татарстанның чаңгы юлы" акциясенә кушылды.

Гомумроссия чарасын 1-5 нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Иртәгә аларга урта звено сыйныфлар кушыла. 9 февральдә "Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексын­да авыл җирлекләренең иң көчле чаңгычылары старт сызыгына баса. Якшәмбе көнне исә шәһәр мәйданында спорт сөюче һәркем өчен чаңгыда массакүләм ярышлар оештыры­лачак. Илдә быел 1,5 миллионнан артык рәсәйле чаңгы эзе салачак дип планлаштырыла. Узган ел 21 меңнән артык әлмәтле чыдамлыкта һәм өлгерлектә көч сынашкан иде. Бы­ел андыйлар саны тагын да күбрәк булыр дип фаразлана. Чаңгы спорты - әлмәтлеләрнең яраткан спорт төре дияргә газетаның узган саннарындагы сораштырулар дәлил була ала.

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250